әби

әби
1. Атаның яки ананың анасы 2. Хатынның әнисе, каенана 3. Һәрбер карт хатын, карчык 4. Бала тапканда ярдәм итүче; кендек әби 5. Качышлы, куышлы уеннарында эзләүче яки куучы 6. Бишташ уйнаганда ике бармак арасына ташларны сыптырып кертүгә әйтәләр син өчәмдә, мин әбидә. ӘБИ КАБАСЫ – Тегү теккәндә эләктереп, кадап куя торган булавка (энә). ӘБИ ПАТША – Императрица Екатерина Икенченең халык телендә йөргән исеме. ӘБИ ЧӘЧЕ (ЧӘЧӘГЕ) – Кылган. ӘБИЛӘР ЧУАГЫ (АТНАСЫ) – Көзнең җылы, матур көннәре

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужен реферат?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»